World News in Tatar

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Гөлстан» мәдрәсәсенә шәкертләр җыялар

Чувашиянең Шыгырдан авылында Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Гөлстан» дини-һөнәри белем бирү оешмасына имам-хатыйб (ир-атлар өчен), ислам дисциплиналары укытучысы (хатын-кызлар өчен) белгечлекләре буенча читтән торып уку өчен гаризалар кабул итәләр. Бу хакта Росссия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чувашия кешеләрен, күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне дә укырга чакырабыз. Чит шәһәр кешеләре өчен яшәү урыны бирелә. Уку 3 ел 8 ай (4 курс) дәвам итә, аннан соң урта һөнәри белем алу турында диплом тапшырыла», диелгән хәбәрдә.

Документлар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, укулар 7 октябрьдә башлана.

Читайте на 123ru.net