World News in Tatar

Аксубайда балалар каруселе эшли башлады

Аксубайда «Радуга» балалар бакчасы янында балалар каруселе һәм уеннар өчен мәйданчык ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

«Безнең җирлекләрдә социаль характердагы күп кенә мәсьәләләр нефтьчеләр ярдәме белән хәл ителә. Алар ярдәмендә ишегалларын төзекләндерү программасы һәм башка юнәлешләр гамәлгә ашырыла. Чын күңелдән бу компаниянең чәчәк атуын телим. Ә бу карусель янында балаларның шат авазлары гына яңгырап торсын», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.

«Безнең «Татнефть» компаниясе социаль юнәлешле. Үз тарафымнан безгә ышанганыгыз өчен бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Районны үстерүгә грант акчалары аның җитәкчелеге ярдәмендә кертелә. Безнең компания киләчәктә дә сезнең башлангычларыгызга ярдәм итәчәк, без алга таба да кызыклы һәм мөһим проектларда катнашачакбыз. Бу карусель уңаеннан: балачакта без, өлкәннәр, барыбыз да карусельдә әйләнә идек. Ул бүгенге балаларда да булырга тиеш – алар шатлансыннар һәм ләззәт алсыннар өчен», – диде «Татнефть»нең Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бу объект – районга Татарстан Республикасы көненә бүләк булды.

Ә балалар карусель өчен өч тапкыр кычкырып рәхмәт әйтте. Символик кызыл тасма киселде. Беренче әйләнешкә иң кечкенәләрне – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне чакырдылар. Мәйданчык музыка, балаларның шат авазлары белән тулды.

Читайте на 123ru.net