World News in Tatar

Яшь Зыятдиновлар гаиләсе: Татарстанның киләчәктә дә үсешенә ышанабыз

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Бу уңайдан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Бөтен гаилә белән сайлауларга» дигән марафон башланып китте. Көн дәвамында студиягә кунакка республиканың үрнәк гаиләләре чакырыла. Балтач районыннан Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар гаиләсе Мәскәүдә узган «Россия – гаиләләрнең гаиләсе» проектында катнашкан һәм ВДНХда үткән «Россия» күргәзмәсе тантанасында никахларын рәсмиләштергән.

«Республикабыз – яраткан туган җиребез. Татарстанның киләчәктә дә үсешенә ышанабыз. Сайлауда катнашу – безнең гражданлык бурычыбыз. Гомумән, бөтен яшьләребез дә аңлыйдыр, республикабыз нинди югары дәрәҗәле регион. Без Татарстан белән горурланырга һәм аның үсеше өстендә эшләргә тиеш», – диде Зыятдиновлар.

Шулай ук Зыятдиновлар Татарстаннан читкә яшәргә китү турында беркайчан да уйламауларын әйттеләр. «Татарстаннан читкә китәргә, дигән уй бөтенләй башка кергәне юк. Гомумән, сәяхәт итәргә яратабыз. Июнь аенда гына Рәисебез Рөстәм Миңнехановның бүләге булган – Алтайга сәяхәт кылдык. Аз гына вакытка киткәндә дә Татарстан сагындыра. Чит төбәктә яшәвебезне күз алдына китерә алмыйбыз», – ди Сөмбел белән Самат.

Эфир барышында Самат үзенең нәселенең 14 буыны күрсәтелгән шәҗәрәне тәкъдим итте, ә Сөмбел гаилә герблары булган шамаилне күрсәтте.

  • Телемарафон 7.00 алып 20.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тулаем алганда телемарафон 13 сәгать буена үз эшен алып барачак.

Читайте на 123ru.net