World News in Tatar

Ләйлә Фазлыева: Сайлауга да өйрәтергә кирәк

Балалар әти-әниләре янында булырга һәм әти белән әнинең гражданлык бурычын үтәвен – теге яки бу сайлауда үз тавышын бирүен күрергә тиеш. Моннан тыш, балалар белән сайлау процессы турында да сөйләшергә кирәк, дип саный Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. Мондый фикерне ТР Премьер-министры урынбасары ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында белдерде.

«Бүген – гаилә белән сайлыйбыз! Бу чараның тезисы, атамасы, дияргә була. Ләкин монда мәгънә бик зур. Чыннан да, балаларыбызның, әле үзләре тавыш бирмәгәндә үк, мондый мөһим процесс вакытында безнең янда – әти-әни, әби-бабай янында булуы бик мөһим. Сайлауга да өйрәтергә, бу хакта балалар белән сөйләшергә кирәк. Аңламаячаклар, дип һич уйларга ярамый», - дип ассызыклады Фазлыева.

Минем гаиләдә сайлауга гаилә белән бару традициясе күптән бар, дип сөйләде вице-премьер. Кечкенә кыз чагында ул сайлау участокларына туганнары белән бергә бара торган булган. «Һәм мин әти-әниемнең ил, республика, дәүләт тарихында катнашуын төгәл аңлый идем», - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы урынбасары.

Аннары сайлауларга Ләйлә Фазлыева белән бергә аның улы да йөри башлаган. Быел ул әнисен бергә тавыш бирергә чакырган.

Фазлыева фикеренчә, Татарстанның төп казанышы – тату һәм килешеп яшәү. Моңа традицияләр, гореф-гадәтләр, менталитет өйрәтә. Шулай ук үзара ярдәм итешү, үзара аңлашу, көрәштәшлек, уртаклашу мөһим.

Читайте на 123ru.net