World News in Tatar

Сабурская: Дәүләт Советына сайлаулар биш елга республиканың үсеш стратегиясен билгели

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау – республика өчен гаять әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйга. Бу сайлаулар алдагы биш елга республиканың үсеш стратегиясен билгели. Яңа чакырылыш депутатларын катлаулы эш көтә. Махсус хәрби операция, санкция басымнары, мәгълүмати һөҗүм һәм гомумән, дөньякүләм кризис шартларында, парламент карарлары халык иминлеге, икътисади тотрыклылык, милли кыйммәтләрне, өстенлекләре, конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклау өчен төп әһәмияткә ия булачак», – диде омбудсмен тавыш биргәндә.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Татарстан шәһәр-районнарында 2760 сайлау участогы, шул исәптән сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында 42 участок ачылды. Алар кичке сигезгә кадәр эшли. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net