World News in Tatar

«Мөһим адым» – хәрби операция сугышчысы Бөгелмәдә сайлауда тавыш биргән

Бөгелмәдән махсус хәрби операция сугышчысы Виктор Морозов сайлау участогына хатыны һәм кызы белән килгән. Сайлауда катнашу – барлык халыкның гражданлык бурычы, дип саный ул.

Ир-ат хезмәткә 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Хәзер ул чираттагы ялында.

«Мобилизацияне игълан итүгә, мин үз теләгем белән хәрби комиссариатка киттем. Бернинди повестка алмадым», – дип сөйләде Виктор. – Отпусктан кире махсус хәрби операция зонасына кайткач, бераз моңсу була, ләкин вакыт узу белән кабат ияләнәсең. Анда инде үзеңне өйдә кебек хис итәсең. Бу икенче гаилә, икенче өй кебек, анда хезмәттәшләр белән үзебезгә рәхәт мохит булдырдык».

Сугышчы хәрби операциядә катнашучылар өчен өйдән посылкалар килүе бик кадерле һәм мөһим булуын билгеләп узды. Балаларның уңышы, мөһим вакыйгалар турында беләсе килә. Виктор сүзләренчә, бу күңелне җылыта, көч өсти.

Фото: © Наталья Панина архивыннан

«Мин сапер взводында хезмәт итәм. Элек хәрби оркестрда ашыгыч хезмәттә булдым. Хәрби операция алдыннан бөтенесенә өйрәттеләр, хәрби-учет белгечлеге алдым, – диде ир-ат. – Бүгенге сайлауда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм. Бу мөһим адым. Безгә хәрби операцияне җиңү белән тәмамлар өчен акыллы җитәкчелек кирәк. Минемчә, мин дөрес карарга килдем, лаеклылар өчен тавыш бирдем».

  • Бөгелмә районы территориясендә – район үзәгендә – 46 даими һәм ике вакытлыча сайлау участогы, районда 29 участок сайлау комиссиясе эшли.

Читайте на 123ru.net