World News in Tatar

Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты. Ул Казанның Четаев урамындагы 143 нче мәктәптәге сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә республика Хөкүмәте порталы.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайлана. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип язган иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты тавыш биргән.

Читайте на 123ru.net