World News in Tatar

Казанда «Гаилә» үзәге янында Дәүләт Советына сайлау хөрмәтенә концерт бара

Казанда «Гаилә» үзәге янында Татарстан Дәүләт Советына сайлауга багышланган концерт программасы старт алды. Бирегә керү ирекле. Концерт 22.00 сәгатьтә төгәлләнә.

Зур сәхнәдә «Моя Мишель», Nilett, Dabro, Салават Фәтхетдинов, Иркә, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Эльмира Кәлимуллина, Анастасия Макарова, Илгиз Шәйхразиев чыгышы көтелә.

Балалар зонасында аниматорлар, аквагрим станциясе эшли. Кунаклар бик зур конструктор җыя, морской бой, гига-тетрис уйный алачак, «Матрешка» тирында төз ату сәләтен сыный алачак. Мастер-класс зонасында күн беләзекләр, шопперлар, значоклар, һава еланнары, кәгазь бөтерчелекләр ясау өчен шартлар тудырылган.

Чатырларда «Хватай-ка на реакцию», «Гонки на робошарах» ярышлары оештырыла. Янәшәдә генә фудкорт эшли. Катнашучылар, шулай ук, гранд-дартс, гранд-тир кебек ярышларда көч сынаша ала.

Шулай ук, контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлау буенча күчмә пункт эшли. Күңел ачу мәйданчыкларының күп өлеше кичке 18 сәгатькә кадәр ачык.

«Гаилә белән сайлыйбыз» беләзеге булганнар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала. Тавыш биргәннәр «ВКонтакте» челтәрендә фотоконкурста катнаша ала. Фотографияләрне #ВсейСемьейНаВыборы и #ТатарстанАлга хештэглары белән урнаштырырга кирәк. Барлыгы 12 смартфон iPhone 15 һәм төп приз — автомобиль Lada Vesta уйнатыла. Беренче алты смартфонның хуҗалары инде билгеле.

Читайте на 123ru.net