World News in Tatar

Татарстанда сайлаулар барышында кайнар линиягә килгән шалтыратулар саны 700гә кадәр артты

VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле рәвештә кайнар линия телефонына Татарстан сайлаучыларыннан 701 шалтырату кабул ителгән. Бу хакта Казандагы бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау кампаниясе игълан ителгәннән бирле Татарстан тавыш бирүчеләреннән 701 шалтырату килде. Шалтыратуларның 45 проценттан артыгы «Мобиль сайлаучы» сервисына бәйле. Кешеләр үз участогыңны табу, вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге белән кызыксына», - дип аңлатты ул.

Иртәнге 9:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча кайнар линиягә 600дән артык шалтырату килгән. Чагыштыру өчен – Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясе барышында кайнар линиягә 1,3 мең шалтырату килде, дип ачыклык кертте Кондратьев.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. Сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net