World News in Tatar

Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләрдән проблемалы сораулар юк

Зилә Вәлиева гаиләсе VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде. Бу хакта Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында сөйләде.

«Без хәзер туп-туры сайлау участогыннан килдек. Анда күптән аралашмаган танышларны очрату күңелле булды. Без 18 нче мәктәптә тавыш бирәбез һәм мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү буенча республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов программасы ничек яхшы эшләгәненә инандык. Бүген бу бөтенләй яңа төрле киңлек, биредә урын бик күп, беркемгә озын чиратларда торасы юк – сыйфат башка», – дип уртаклашты Зилә Вәлиева.

Ул сайлау участокларында күпсанлы күзәтүчеләр эшләвен билгеләп узды. Ихтыяҗ туса, алмаштырып булсын өчен, быел алар кирәгеннән дә күбрәк әзерләнгән.

«Беренче ике сәгатьтә күзәтүчеләрдән 800ләп хәбәр килде. Бу күбрәк мәгълүмати характердагы хәбәрләр иде – ничек уза, кем ничек тавыш бирә, кайсы районнарда яңа традицияләр. Барысы да кисәтүләрсез узар дип өметләнәбез. Проблемалы сораулар, хилафлыклар турында җиткерә торган хәбәрләр юк», – дип ассызыклады Иҗтимагый палата рәисе.

Зилә Вәлиева ТНВ телемарафоны эфирында сайлау турында гына түгел, гаилә традицияләре турында да әйтте. Бергәләп якшәмбе төшке ашлары традициясен мисалга китерде. Шулай ук, гаилә әгъзалары Яңа ел алдыннан бергә җыелалар. Сайлауда тавыш бирү дә шушы исемлеккә керә.

Читайте на 123ru.net