World News in Tatar

Татарстанда Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү төгәлләнде

20:00 сәгатьтә Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү төгәлләнде.

Искәртеп үтик, иртәнге җидедән республикада 2760 сайлау участогы эшләде. 18:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, тавыш бирүдә республикадагы сайлаучыларның 63 проценты катнашкан.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net