World News in Tatar

Социолог Виктор Потуремский: Җәмгыять хакимият нәтиҗәле эшли дип саный

Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россия халкы хакимият эшен югары бәяли. Тулаем алганда, җәмгыять хакимиятләрне нәтиҗәле эшли дип саный. Бу хакта Социаль маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры, социолог Виктор Потуремский Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Әлегә сайлау нәтиҗәләрен чыгарырга иртәрәк, тавыш бирү дәвам итә. Ул Ерак Көнчыгышта тәмамланды инде, әмма сайлауга килүчеләр саны фаразланганча. Ягъни, төбәк тарихын, гореф-гадәтләрне, сәяси мәдәнияте исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, Кузбасс традицион рәвештә югары явка күрсәтә. Бу шулай ук Татарстанга да хас», – дип сөйләде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Потуремский әйткәнчә, хәзер Россиядә яшәүчеләр «март сайлаулары вазгыятендә», социологлар аны «Путин күпчелеге» дип билгеләде. «Ягъни, Россия җәмгыятенең бердәмлеге бик югары. Без моны төбәкләр дәрәҗәсендә дә күрәбез. Аерым алганда, Татарстанда», – диде ул.

Спикер махсус хәрби операция җәмәгатьчелек фикерендә төп «кыса» булып кала диде. «Махсус операция көн кадагын билгели һәм хакимияткә аерым таләпләр куя. Беренче чиратта бу хакимиятнең үз вазифаларын башкаруы, мобилизацияләнгәннәрнең һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрнең гаиләләрен төбәк дәрәҗәсендә кайгырту», – дип аңлатты ул.

Социолог сүзләренчә, хакимият һәм сәяси система сайлаучыларның җентекле игътибарында. «Кешеләр хакимиятнең ниндидер яхшы һәм мөһим әйбер эшләвен генә теләми, аларда нәтиҗәләрнең образы турында: ничек булырга, нәрсә эшләргә тиешлеге турында шактый төгәл күзаллау бар. Һәм хакимият гражданнарның фикерен исәпкә алырга тиеш. Бу туры коммуникациягә, халыкның хакимият белән үзара элемтәсенә ихтыяҗ». Болар барысы да быелгы ел үзенчәлеге», – дип йомгаклады ул.

Бүген Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау бара. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана. 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net