World News in Tatar

Әлмәт мэры сайлауга гаиләсе белән килде: Киләчәк безнең кулда

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Традиция буларак, ул сайлау участогына гаиләсе – хатыны һәм ике баласы белән килде.

Тимур Нагуманов төбәгебезнең яхшы киләчәге өчен сайлавын әйтте.

«Соңгы елларда Татарстан Республикасы бик үзгәрде, моны инкарь итеп булмый. Исегездә тотыгыз, һәр тавыш әһәмияткә ия. Республикабызның киләчәге – безнең кулда», – диде ул.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Читайте на 123ru.net