World News in Tatar

«Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсында 93 меңнән артык татарстанлы катнашкан

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы узды. 13 сәгать дәвамында – иртәнге 7.00 дән кичке 20.00 гә кадәр 93 119 кеше катнашкан, дип хәбәр итә ТНВ телеканалы.

Катнашучылар арасында 12 IPhone 15 һәм «Лада Веста» автомобиле уйнатылды.

Конкурста катнашу өчен республикада яшәүчеләр сайлау участогы янында фото яки селфи ясарга тиеш иде. Фотода барлык тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган беләзек күренергә тиеш. Фотографияне соцчелтәрдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештэглары белән урнаштыру шарт иде.

Искәртик, смартфоннарны Балык Бистәсеннән Айрат Сафин, Әлмәттән Эльмира Комарова, Яр Чаллыдан Руслан Әгълиев, Мөслим районыннан Зәлия Ибраһимова, Чаллыдан Федор Майоров, Казаннан Алисә Газинуровна, Мөслимнән Жанна Байгузина, Әлмәттән Ландыш Потапова, Кукмара районыннан Рәниф Базгетдинов, Казаннан Гөлнара Садыкова, Казаннан Валентин Егоров, Түбән Камадан Алинә Илдарханова откан.

Автомобиль Апаста яшәүче Лилия Зәйнуллинага булды.

Читайте на 123ru.net