World News in Tatar

БРИКС парауеннарын Казанда уздырырга тәкъдим иттеләр

БРИКС илләре парауеннарын киләсе, 2025 елда Татарстан башкаласында уздырырга тәкъдим иттеләр. Бу инициатива белән Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Илья Вольфсон мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Парламентарий фикеренчә, «Халыкара паралимпия комитеты коллектив Көнбатыш күрсәтмәсе буенча үзләренә ошамаган илкүләм Паралимпия ассоциацияләрен җәзалаучы сәяси инструментка әйләнде».

Депутат 2024 елда Россия атлетларына РФ гимны һәм әләме белән чыгыш ясау тыелган Парижда узган җәйге Паралимпия уеннарын, һәм 2022 елда Пекинда узган кышкы Паралимпия уеннары турында искәртте, анда россиялеләргә гомумән катнашырга рөхсәт ителмәде.

Шуңа күрә парламентарий «Олимпия уеннарына альтернатива идеясенең реаль потенциалы барлыгын күрсәткән БРИКС уеннарының уңай тәҗрибәсе» турында искәртте һәм БРИКС илләре параспортчылары өчен махсус ярышлар оештыру мөмкинлеген карарга өндәде. Вольфсон басманы парауеннар уздыру зур күләмдә финанслар таләп итмәячәгенә ышандырды, чөнки Казанда мондый дәрәҗәдә ярышлар уздыру өчен кирәкле барлык инфраструктура бар инде.

БРИКС илләренең спорт уеннары Казанда 12-24 июньдә узды. Ярышларда 90нан артык илдән 5 меңгә якын спортчы катнашты, алар арасында 387 комплект медаль уйнатылды. Социаль челтәрләрдә БРИКС уеннарын караучыларның гомуми күләме 1 миллиардтан артып китте.

Читайте на 123ru.net