World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья Ислам Лигасы генераль сәркатибе урынбасары белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе урынбасары Абдул-Рахман бин Абдулла Әл-Зәйд әфәнде белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Бөтендөнья ислам лигасы делегациясе Казанга Татарстан Иҗтимагый палатасы үткәргән «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш тарафдары» халыкара түгәрәк өстәлдә катнашу өчен килде.

«Сезне республика парламентында зур хөрмәт һәм шатлык белән сәламлибез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Ышанам ки, сезнең делегациянең эшлекле сәфәре Ислам дөньясы һәм безнең республика арасында тыгыз элемтәләргә яңа этәргеч бирәчәк». Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Парламент җитәкчесе кунакларны Татарстанның социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, төп икътисади күрсәткечләр, республика сәнәгате турында сөйләде. «Барлык авырлыкларга да карамастан, Татарстан бүген - илнең алга киткән терәк төбәге. Тарихта беренче тапкыр республиканың тулай төбәк продукты күләме 2023 елда 4,3 трлн сумнан артып китте, 3,4 млн.кв. м. торак файдалануга тапшырылды, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Төзелеш мәйданнары буенча без Россиядә икенче, сәнәгатьтә җитештерү, авыл хуҗалыгы буенча бишенче һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча алтынчы урында».

Фәрит Мөхәммәтшин 8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатларны сайлау турында сөйләде. Татарстан буенча сайлауга килүчеләр 71,63 процент тәшкил итүен әйтте. «Якын арада безгә яңа чакырылышның беренче утырышын уздырырга һәм мөһим карарлар кабул итәргә кирәк булачак, - дип ассызыклады ул. – Эш темпын киметмичә, депутатлар 2025 елга республика бюджетын кабул итү буенча эш башлаячак, шулай ук октябрьдә булачак БРИКС төркеме дәүләтләре саммитында актив катнашачак».

Фәрит Мөхәммәтшин ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне ныгытуда, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар диалогны үстерүдә республиканың зур роль башкаруын искәртте. Татарстанда 175 милләт вәкиле яшәвен билгеләп үтте. «Бу республика җитәкчелегеннән һәр милләткә карата ихтирамлы һәм тыныч мөнәсәбәтне, күп кенә бурычларны бергәләп һәм аңлап хәл итүне таләп итә», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе урынбасары Абдул-Рахман бине Абдулла Әл-Зәйд үз чиратында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Моңарчы мин Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумында булган идем, һәм һәрвакыт, авырлыкларга карамастан, республиканың үсешенә сокланып карыйм, – диде Әл-Зәйд әфәнде. – Россия күп милләтле һәм күп конфессияле ил, ә Татарстан төбәкләр үсешенә этәргеч бирә. Бу һәр халыкның традицион кыйммәтләрен хөрмәт итү турында сөйли. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләре бик яхшы, бигрәк тә Татарстан белән җылы мөнәсәбәттә без».

Генераль сәркатибе урынбасары билгеләп үтүенчә Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә БРИКСка кушылды, һәм шуңа күрә Корольлек булачак саммитка зур игътибар бирә, бу шулай ук икътисади элемтәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, диде. Очрашу алдыннан делегация Парламент үзәгендә булды һәм Татарстан Республикасы парламентаризм музее экспозицияләре белән танышты. Очрашуда Бөтендөнья Ислам лигасының Россиядәге үзәге директоры Әхмәт Таһер әфәнде, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары Айрат Зарипов, Игорь Бикеев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Читайте на 123ru.net