World News in Tatar

Композитор Эльмира Галимова бүген тамашачы эстрада жанрын аеруча ярата дип саный

Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән, «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концертын тәкъдим итү конференциясендә татар халкында бүген эстрада жанрына игътибар зур булуын әйтте.

«Бүген тамашачы эстрада жанрына мөкиббән. Андый концертлар аеруча да популяр, эстрада концертларына, артистларына халык дәррәү йөри. Ә классик концертлар алар элитар һәм анда тамашачы җанын терелтер өчен килә. Чөнки оркестрның, шушы кыллы инструментларның безнең җаныбызга тәэсире бик зур. Кем килә концертка – алар аны һәрвакыт тоя. Музыканың тәэсире бик көчле», – дип белдерде композитор.

Ул үзенең тыңлаучылары белән һәрвакыт элемтә булуын әйтте һәм рәхмәт белдерде.

«Тамашачы минем иҗатка бик җылы карашта, мин моны тоям, сизәм һәм барысын да эшләргә тырышам. Төннәрен әлеге әсәрләрне язганда мин 3 кенә сәгать йоклыйм, ләкин миңа ул җитә, чөнки безнең тамашачы белән элемтә өзелми һәм бүгенге концерт та моның дәлиле булып тора. Минем үземнең тамашачым бар, аларга зур рәхмәт», – диде Эльмира Галимова.

Фото: © «Татар-информ» Солтан Исхаков

Читайте на 123ru.net