World News in Tatar

Халыкара «Татар кызы-2024» титулы иясе билгеле

Бүген Пензада Халыкара «Татар кызы – 2024» бәйгесенең финалы узды. «Татар кызы – 2024» исеменә Оренбургтан Алсу Байгильдина лаек булды.

Финалга 12 кыз чыккан иде. Алар арасында «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина да бар. Элеккеге хезмәттәшебез Энҗе Габдуллина «Иң зирәк кыз» номинациясендә җиңү яулады.

Финалистлар исемлеге:

Батыркаева Ангелина – Пермь

Бәдриева Фәизә – Мәскәү

Байгильдина Алсу – Оренбург

Габдуллина Энҗе – Татарстан

Галивеева Асия – Кыргызстан

Дәүләтшина Алсу – Башкортстан

Закирова Ленара – Үзбәкстан

Йосыпова Диләрә – Ленинград

Мәхмүтова Фәрзәнә – Самара

Нәсретдинова Вәсилә – Казахстан

Сәйфуллина Алсу – Пенза

Сәйдуллина Лилия – Төмән

Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева белән Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булган иде.

Читайте на 123ru.net