Танылган тележурналист Николай Сванидзе вафат булган
Россия тележурналисты Николай Сванидзе 69 яшендә вафат булган, дип хәбәр итте «Московский комсомолец» басмасы.
«Николай Карлович Маршал Василевский урамындагы үз фатирында вафат булды. Аңа 69 яшь иде», - диелә басмада.
Николай Сванидзе Россия телевидениесе үсешендә мөһим роль уйнады. Ул иҗтимагый-сәяси тапшыруларны алып баручы буларак билгеле иде, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе вазыйфасын биләде. Гомеренең соңгы елларында Сванидзе җитди авырудан — баш мие ишемиясеннән интеккән.