World News in Tatar

Татарстанның ике епархиясе зыян күргән Курск халкына 3 миллионга якын акча җибәргән

Казан һәм Яр Чаллы епархияләре мәхәлләләрендә Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен 2,8 млн сум акча җыйганнар. Бу хакта Татарстан митрополиясе хәбәр итә.

Гомумчиркәү акча җыю 18 августтан 28 августка кадәр Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл фатихасы белән оештырылган. Җыеп бетергәч, акчаларны Мәскәү патриархиясенең махсус счетына күчергәннәр һәм алар зыян күрүчеләргә җибәрелгән. Акчалата ярдәм җыюның координаторы Казан епархиясенең «Милосердие – Казань» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте булган.

Элегрәк «Татар-информ» Казан һәм Чаллы епархияләре Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә 2 миллион сумнан артык акча һәм 3,5 тонна гуманитар йөк җибәрде, дип хәбәр итте. Җыелган акчаларның бер өлеше җимерелгән ике монастырьне торгызуга, икенче өлеше Курскидагы Чиркәү ярдәм үзәген төзекләндерүгә юнәлтелгән. Шулай ук зыян күрүчеләргә азык-төлек продуктлары, урын-җир кирәк-яраклары сатып алу өчен дә акча бүлеп бирелгән.

Читайте на 123ru.net