World News in Tatar

Казанда полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган 12 яшьлек малайны эзли

Казанда полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган 12 яшьлек яшүсмерне эзли. Малайның кайда булуы турында 11 сентябрьдән берни дә билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә.

Фото: © Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе

Яшүсмерне соңгы тапкыр Җиләк бистәсендә күргәннәр. Ул сәүдә үзәкләрендә вакыт үткәрергә мөмкин.

Малайның билгеләре: буе 170 см, гәүдәсе уртача юанлыкта, чәче куе, кара төстә, модельле итеп киселгән. Яшүсмер җиңнәренә буй-буй сызыклар төшерелгән кара Adidas кофтасы, кара спорт чалбары, ак табанлы кара кроссовкалар кигән булган.

Баланы эзләү процессына ярдәм итә алырлык мәгълүматыгыз булган очракта +7 950 945-42-88 номерына шалтыратыгыз.

Кичә Казанда югалган 15 яшьлек яшүсмернең мәетен тапканнар. Баланың гәүдәсе киенгән килеш Казансуда табылган. Фаҗиганең сәбәбен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклаячак.

Читайте на 123ru.net