World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин: Дәүләт Советына профессионаллар һәм патриотлар җибәрү бурычы үтәлде

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең төп бурычы парламентка республиканың тәҗрибәле белгечләрен һәм патриотларын җибәрү иде. Бу хакта партиянең төбәк бүлекчәсенең XXXVI конференциясенең икенче этабында аның секретаре, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Сайлаулар алдыннан төбәк бүлекчәсе үз алдына куйган төп бурыч - беренчел тавыш бирү барышында хуплау тапкан тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын Дәүләт Советына җибәрү үтәлде. Партия үзен социаль һәм инфраструктура үсеше дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда ышанычлы юл күрсәтүче, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашучы буларак күрсәтте», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул Татарстан бердәм тавыш бирү көнендә сайлауга килү буенча алдынгы төбәкләр рәтендә булуын әйтте. Үз гражданлык позицияләрен белдерергә сайлаучыларның 71,63 проценты килгән. Шуларның 76 проценттан артыгы «Бердәм Россия» кандидатлары өчен тавыш биргән. Шулай итеп, партия парламент күпчелеген саклап калды.

«Кандидатлар көн саен иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кизү торды, татарстанлыларның гаризаларын онлайн режимда диярлек эшкәртте. Төп сораулар - социаль инфраструктура, мәгариф, сәламәтлек саклау, махсус хәрби операция тематикасы. Мин үзем дә сервиска мөрәҗәгать итүчеләр белән аралаштым. Проблемалар таныш - капиталь ремонт, торак-коммуналь хуҗалык, җәмәгать транспорты эше, ташламалар. Аларны бергәләп хәл итәчәкбез. Бер генә мөрәҗәгать тә, бер генә наказ да игътибарсыз калырга тиеш түгел», - диде Мөхәммәтшин.

Партия җитәкчелеге куйган бурычлар арасында, махсус хәрби операция бурычларын нәтиҗәле хәл итү өчен сәяси системаны, икътисадны, иҗтимагый бердәмлекне ныгыту, махсус операциядә җиңгәннән соң Россиянең дөньяда лидерлык позицияләрен тәэмин итү, дип өстәде парламентарий.

Татарстан бердәмроссиялеләренең сайлау нәтиҗәсе илдә Тывадан соң икенче булды. Гомумән алганда, республиканың төбәк бүлеге илдә иң нәтиҗәлеләрнең берсе, дип белдерде «Бердәм Россия»нең Идел буе төбәкара координация советы җитәкчесе Роман Любарский.

«Татарстан халкы «Бердәм Россия» партиясе кандидатларына зур ышаныч белдерде. Бу төбәктә кешеләрнең башкарма һәм закон чыгару хакимиятенә ышанулары турында сөйли. Шул ук вакытта бу зур җаваплылык та. Сайланган кандидатлар юлны лаеклы узачакларына ышанам», - диде ул.

Читайте на 123ru.net