World News in Tatar

Кукмарада Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир җиңүчеләре билгеле

Кукмараның күп профильле лицее интеллектуаль спорт төрен сөюче төрле яшьтәгеләрне үзенә җыйды. Биредә бүген Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Йолдыз Низамиева яза.

Әлеге чараны ачу тантанасында Татарстан Шахмат федерациясе вәкиле, шахмат буенча Халыкара спорт мастеры Илдар Низамов, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, спорт ветераны Артур Зәкиев, күппрофильле лицей директоры Любовь Степанова, 1нче категорияле спорт судьясы Эдуард Данилов һәм турнирны оештыручылар — Рафаэль Головның улы Руслан Голов, мәрхүмнең кызы Регина Шаһабиева гаиләсе белән катнашты.

«Без шахмат тарихының яңа битен ачабыз. Шахмат буенча командалар арасында ярышны яңа форматта үткәрәбез», — дип башлады турнирны Артур Зәкиев.

Кукмара, Биектау, Балтач, Байлар Сабасы, Арча районнарыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Уржум шәһәреннән килгән 10 команда үзара көч сынашты.

«Тәүге тапкыр оештырылган мондый турнир дәвамлы булыр, күркәм традициягә әверелер дип уйлыйм. Рафаэль Голов белән үзем шәхсән таныш идем. Бик якты кеше иде ул. Эшчәнлеген балаларының дәвам итүе, шахматчыларга үсәргә булышуы, этәргеч бирүе олы хөрмәткә лаек», — диде республиканың Шахмат федерациясе вәкиле, шахмат буенча Халыкара спорт мастеры Илдар Низамов.

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, районда һәрдаим төрле ярышлар һәм турнирлар уздырыла, спорт корылмалары төзелә, Кукмарада 20 төрле спорт төре үсеш ала.

«7сәгать дәвамында сизелмичә дә үтеп киткән кискен ярышлардан соң уен нәтиҗәләре дә билгеле булды. Кукмаралылар булдырды, районыбыз данын яклаган өч команда арасыннан икесе призлы урын яулады», диелгән хәбәрдә.

Команда зачетында: 1 урында — «Кукмор-юниор», 2 урында «Кукмор-1», 3 урында — «Арча».

Фото: © Йолдыз Низамиева/https://kukmor-rt.ru

Читайте на 123ru.net