World News in Tatar

Нефтьчеләр Чирмешән районында 500 төп нарат утыртачак

Чирмешән районы Иске Кади авылының Кыр чишмәсе тирәсендә шушы көннәрдә генә «Татнефть» җәмгыяте нефтьчеләре бригадасы 50 төп нарат үсентесе утыртты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасында Марат Гомәров яза.

Гомумән, нефтьчеләр безнең районда быел метр ярым, ике метр озынлыктагы барлыгы 500 төп нарат утыртачак. Алар Югары Кәминкә, Кармыш, Бәркәтә, Шешминка, Утыз Имән, Иске Котыш, Лашман, Әмир, Чирмешән авылларыңда утыртылды, я шушы көннәрдә утыртылачак. Нефтьчеләрнең мондый ярдәме хакында авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында район башлыгы Рамил Әйбәтов та хәбәр иткән иде.

«Үсентеләрне төбе-тамыры белән алып, алдан чокыр казып һәм мул гына су сибеп урнаштырабыз. Бер көнгә 40лап данә агач утыртыла. Алар тамыр җибәрсен өчен берара су сибеп торырга кирәк булачак», - ди нефтьче, «урманчылар» бригадасы мастеры Рамил Илалетдинов.

Читайте на 123ru.net