World News in Tatar

«Әлмәт ярыммарафоны»нда Россиянең төрле почмаклары һәм чит ил спортчылары катнашты

Илдә иң музыкаль спорт чараларының берсе булган «Татнефть Әлмәт ярыммарафоны» быел да зурдан кубып, шаулап-гөрләп уздырылды. Ул 9нчы тапкыр оештырыла. Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләрне йөгереп үтү өчен 2 меңләп спортчы стартка басты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резеда Исмәгыйлева яза.

Балалар өчен 300 һәм 600 метрлы кыскарак дистанцияләрдә йөгерү мөмкин булды. Иң яшь катнашучыга нибары 4, ә иң өлкәненә 72 яшь иде.

10 километр дистанциядә Игорь Головин һәм Зинаида Обручкова җиңүче булды. Ир-атлар арасында 21,1 километр дистанциядә беренче урынны Вадим Миронов яулады, хатын-кызлар арасында Әлфия Вәлиевага тиңнәр табылмады.

Әлмәт ярыммарафонын җанатарлардан башка күз алдына китерү кыен. Быел алар узган елдан да арттырдылар - бөтен трасса буйлап, һәр 100 метр саен спортчыларга концерт куеп, көч-куәт биреп тордылар. Катнашучыларны дәртле биюләр, җырлар, концертлар белән куандырып, тәмле ризыклар белән сыйладылар.

«Киләсе ел ярыммарафон өчен юбилейлы булачак. Район башлыгы аны быелгысыннан да купшырак уздырачакбыз, дип ышандырды. Шулай булсын, бәлки әле әлмәтлеләрнең гозерләренә колак салып, чараны киләсе елдан башлап шәһәр үзәгеннән читтәрәк тә уздырырлар», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net