World News in Tatar

Яңа Чүпрәле авылының «Минзаһид» мәчетендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме булды

Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылының «Минзаһид» мәчетендә дин дәресләренә йөрүче балалар өчен Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең туган көненә багышланган бәйрәм узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында Гөлия Фәизова хәбәр ителә.

Мәчетнең имам- хатибы, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов үзенең вәгазендә балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) охшарга, аның кебек зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга өндәде. Бәйрәм белән чарага килүчеләрне Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та котлады.

Чарага якынча 50 бала килгән иде. Хәзрәт сүзләренчә, әлеге балалар барлык дини чараларда да актив катнаша.

- Коръән Кәримдә дә, хәдисләрдә дә дин гыйлеме олы бер нигъмәт, сәгадәт ишекләренең ачкычы булуы әйтелә. Балаларга дин сабаклары өйрәтелә, әлеге эшнең туктап торганы юк, - ди ул.

Бәйрәмгә килгән балалар башта җыелышып икенде намазы укыды, сорауларга җаваплар бирделәр, Коръәннән аять-сүрәләр дә укылды.

Оештыручылар Айрат хәзрәт Салахов, Энҗия абыстай Шәрәфетдинова, мөгаллимә Наимә ханым Ханбикова Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләре хакында сөйләде.

Әлеге кичә дәвамында да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тарихына багышланган викториналар, төрле конкурслар оештырылды, Коръәннән сүрәләр укылды, балалар туган телгә багышланган шигырьләр дә сөйләделәр.

Соңыннан чәй табыны артына җыелыштылар, корбан итеннән әзерләнгән аш белән сыйландылар, остазлары һәркайсына күчтәнәчләр дә өләште.

Читайте на 123ru.net