World News in Tatar

Сабада картинг ярышлары урынында хәрби хезмәткә сайлап алу буенча мобиль пункт эшләде

Саба районы Лесхоз бистәсендәгне «Маяк» картодромы иртәнге сәгатьләрдә үк гөрләп торды. Биредә картинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм кубогына ярышлар һәм Татарстан Республикасы беренчелегенә финал ярышлары узды. Шул ук вакытта мәйданда Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының мобиль пункты да эшли башлады. Бу хакта https://saba-rt.ru/ хәбәр итә.

Мобиль пункт ак хәрби палаткада урнашкан, аңа триколор фонында гражданнарны Россия Федерациясе Кораллы көчләренә чакыручы язмалар урнаштырылган. Мобиль пунктта инструкторлар һәркемнең контракт буенча хәрби хезмәт турында кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Бирегә килүчеләр шулай ук контракт буенча хезмәт темасына эшләнгән бюллетеньнәр, брошюралар белән танышты.

Чатыр эчендәге телевизор экранында контракт буенча хезмәте турында ролик трансляцияләнде. Ә менә картинг ярышына килүче яшүсмерләрне аеруча Калашников автоматын сүтеп җыю кызыксындырды. Контракт буенча хәрби хезмәт кыю йөрәкле ир-егетләр эше. Ләкин бу турыда белгечләрдән тулы, төгәл мәгълүмат алу хәзерге вакытта аеруча актуаль булып тора.

Шул ук вакытта мобиль пунктта автомат сүтеп–җыеп карарга, Россия хәрбиләренең экипировкасы белән дә танышырга мөмкин иде. Мобиль пункт көн дәвамында Лесхоз бистәсендә эшләде.

Читайте на 123ru.net