World News in Tatar

Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә

Якшәмбе, 15 сентябрьдә, көндез Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус була, республиканың көнбатыш районнарында +13 градуска кадәр фаразлана. Көндез термометр баганалары +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Читайте на 123ru.net