World News in Tatar

«Безнең мирас»ның яңа саны Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгына багышланган

«Безнең мирас» журналының сентябрь саны Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгына багышланган. Нәкъ менә шуңа күрә журналның сентябрь санының титул битен Мәскәү Җәмигъ мәчете фотосы бизи. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп материалларыннан берсе - Россия мөселманнарының дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдинның «Мәүлид ән-Нәбигә мөрәҗәгать» мәкаләсе. Басмада танылган Татарстан язучысы, журналисты һәм шагыйре Ләбиб Леронның мөфти шәех Равил Гайнетдин белән эксклюзив интервьюсы бар.

Чыгарылышның шактый өлеше - РФ мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре әзерләгән материаллар. Алар арасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы профессор Дамир Мөхетдиновның «Хөсәен Фәезханов – татар халкы тарихын таныткан галим» дигән зур материалы бар.

Тарих фәннәре кандидаты, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды директоры урынбасары Дамир Хәйретдиновның РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең кинодокументаль проектлары җитәкчесе Әхмәд Макаров белән язылган «Мәскәүдә татар мәчетләре» мәкаләсе һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтованың «Ил мөселманнарын берләштерүче үзәк» материалы укучыларда кызыксыну уятачак.

«Безнен Мирас» журналы 2012 елдан бирле татар телендә чыга. Аның битләрендә тарихи, рухи-иҗтимагый хезмәтләр, борынгы һәм хәзерге әдәбият үрнәкләре, әдәби әсәрләр киң тәкъдим ителә, безнең заманның мөһим вакыйгалары, әдәбият, сәнгать яңалыклары яктыртыла.

Читайте на 123ru.net