World News in Tatar

Болгарда балалар арасында Коръәнне матур итеп уку бәйгесе узды

Болгар ислам академиясендә балалар арасында Коръәнне матур уку (тиләвәт) буенча республика конкурсы узды.

«Балалар арасында Коръәнне матур уку конкурсының Болгар ислам академиясендә узуы безнең өчен шатлык, горурлык һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та. Бүгенге конкурсның төп максаты - балаларга рухи тәрбия бирү, диннең матурлыгын күрсәтеп, Раббыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Изге Коръәнебезне дөрес итеп уку гына түгел, ә матур, нурлы рәвештә укып башкаларга да җиткерү мөһим. Балалар - Ислам диненең төп дәвамчылары. Конкурсның нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, сез барыгыз да җиңүчеләр», - диде Болгар ислам академиясенең ректоры Фәрхәд Хөснетдинов.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та балаларга нәсыйхәт бирде.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Сезнең иң хәерлегез, иң яхшыгыз - Аллаһы Тәгаләнең Изге китабын өйрәнүчеләр һәм башкаларга өйрәтүчеләр». Коръәнне укыгыз, үз тормышыгызда аңларга тырышыгыз. Дөньяда бик күп китаплар бар, ләкин аның иң олысы һәм хәерлесе - ул Аллаһы Тәгалә сүзе һәм каләме. Белегез, үзенең Изге китабы белән Аллаһы Тәгалә сезнең тормышыгызны хәерле кылыр», - дип, билгеләде ул.

Бәйгедә республиканың 15 районыннан 9-14 яшьтәге кызлар һәм малайлар катнашу теләге белдергәннәр. Конкурс тәлапләре буенча алар Коръәннән бер битне укырга тиешләр иде.

Балаларны Бөтендөнья Коръән хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Абдуррәшид Фәизов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең хезмәткәре Әбдеррахман әл-Әсри бәяләде.

Һәрбер катнашучыга бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды, ә иң лаеклылары дип табылганнарына кубоклар бирелде.

Малалай арасында җиңүчеләр: Гиниятуллин Нурисхан, Бәширов Әмир, Хәлимов Әхмәд.

Кызлар арасында җиңүчеләр: Садриева Сафия, Гөмәрова Хусейна, Имаметдинова Әминә.

Читайте на 123ru.net