World News in Tatar

Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелә

Казан шәһәренең Галиев мәчетендә традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Тантанага Казан имамнары, мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре, ислам уку йортлары шәкертләре җыелды. Кичә кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәүлиднең бизәге булып мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен башкару тора. Рәсми чыгышлардан соң аны Татарстанның танылган артистлары Марсель Вагыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов һәм Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов «Саф» төркеме җырлады. Касыйдә беренче тапкыр 2022 елда Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсендә яңгырады, хәзер ул һәр кичәдә традициягә әверелде.

Кичә азагында Татарстан мөфтиятенең аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды.

Бүген,15 сентябрьдә, өйлә намазыннан соң Казанда Иске Татар бистәсендә – беренче тапкыр Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда Мәүлид кичәсе дәвам итәчәк.

Программада Казан балалар филармониясе, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева кебек танылган башкаручылар һәм яшь буын вәкилләрнең салаватлар һәм мөнәҗәтләр башкаруы каралган.

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Казанда оештырылган Мәүлид уңаеннан оештырылган чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар, имамнар, шәкертләр, шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары бар.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте диндәшләрен, мөгаллимнәрен һәм шәкертләрен, имам-мөхтәсибләрен, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен Болгардагы Ак мәчеткә «Мәүлид Ән-Нәби» тантанасына җыя.

Шулай ук бу көнне Болгар ислам академиясендә Татарстаннан җыелган 9-14 яшьлек балалар арасында Коръәнне матур уку буенча республика бәйгесе узачак. Моннан тыш, Мәүлидтә катнашучыларга «Хочухalal» мобиль кушымтасы проекты – хәләл индустриясе товарлары һәм хезмәтләре берләштерелгән онлайн сервисларның заманча экосистемасы тәкъдим ителәчәк.

Читайте на 123ru.net