World News in Tatar

Чаллы волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировкалау челтәре үрә

Чаллыда волонтерлар маскировкалау челтәрләре үрүне дәвам итә. Активистлар үрүнең төрле төрләрен сынап карады, ләкин тукыма кисемтәләреннән үрелгәненә тукталды. Ул яфракларны һәм үләнне имитацияләргә мөмкинлек бирә.

Активистка Татьяна Карпова барысын да тиз эшли. Аның сүзләренчә, хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре һәрвакыт кирәк, димәк, иң мөһиме — оперативлык. Хәзер ул икеләтә көч биреп эшләргә әзер. Күптән түгел аның 18 яшьлек күршесе Саклану министрлыгы белән контракт имзалаган.

«Хәзер ул әзерлек уза, даими рәвештә әбисе белән элемтәдә тора. Без аның белән бик горурланабыз. Ул Туган илен сакларга теләп контракт төзегән, ди әбисе. Яшь малай, яхшы гаиләдән. Аның барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез», - дип белдерде волонтер.

Татьяна Колесникова да яхшыга өметләнә. Алгы сызыкта аның туганнары — сеңлесенең улы һәм оныгы бар. Шуңа күрә ул да хәрбиләргә ярдәм итәргә була.

«Җиңү бездә булмыйча, мин моннан китмим. Без егетләргә, үзләре килүчеләргә, без күргән кешеләргә җиңү белән көтәргә сүз бирдек. Һәм булдыра алганча ярдәм итәчәкбез», - дип аңлатты активистка.

«Монда [челтәр] үсемлекләр, яфраклар, үләннәр хәрәкәте кебек бара. Җил бар, шуңа күрә безнең тукыма кисәкләренең хәрәкәте шул шартларга туры килә, күрәсең», - дип сөйләде Любовь Кутузова.

Маскировкалау челтәрләренең бу варианты күбрәк көзге һава торышы өчен каралган, чөнки яшеллек әле күп, ләкин пычрак та күп. Ә менә кыш көне волонтерлар ак һәм соры төстәге челтәрләр үрә башлаячак.

Әгәр челтәрне берьюлы 6-7 волонтер үрсә, алар бер көндә эшләп бетерә. Моннан тыш, биредә активистлар эчке кием дә, мендәр дә, маскировкалау костюмнары да һәм башка бик күп нәрсәләр тегә. Любовь Голубева бернинди эштән дә баш тартмый. Махсус хәрби операция зонасында аның да туганы бар.

«Ни өчен мин безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәм? Минем принцибым: «Армияңне ашатасың килмәсә, чит армияне ашатасың». Шуңа күрә мин тулысынча әзер һәм һәрвакыт ярдәм итәм,<...> җиңүгә баштан ук ышанам», - дип сөйләде ул.

Чаллы волонтерлары махсус хәрби операция уздыру зонасына уртача 12 маскировкалау челтәре җибәрә. Алар туктарга җыенмауларын әйтте.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net