World News in Tatar

Кайбычта «Автобабай» һәм «Автоәби» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Кайбычта «Автобабай» һәм «Автоәби» бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге Халыкара өлкәннәр көне якынлашкан көннәрдә, район ветераннар советы, Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге һәм Кайбыч полициясенең дәүләт автоинспекциясе белән үткәрелде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Бәйгедә «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 60 яшьтән узган җиде ир-ат һәм 55 яше тулган биш хатын-кыз катнашты. Араларында утыз һәм аннан да күбрәк машина йөртү стажы булганннары да бар иде.

Ярышның теоретик өлеше ДОСААФ оешмасында үтте. Анда өлкән машина йөртүчеләр компьютердан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Аннан соң, автодромда машинаны төрле каршылыклар аша фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәтте.

Нәтиҗәдә, иң җитезе Кошман авылыннан Илдар Насретдинов булды. Мөрәледән Фәргать Сибгатов — икенче, Кече Кайбычтан Дамир Зиннәтуллин өченче урынны яулады. Хатын-кызлардан Олы Кайбычтан Чулпан Камалиева иң тәҗрибәлесе булып чыкты. Олы Подберезьедан Фирдинә Наумова, Олы Кайбычтан Роза Насибуллина — икенче-өченче урыннарда.

Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Сиринә Мурзакова бәйгедә катнашучыларның барысына да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Илдар Насретдинов октябрь башларында Казан шәһәрендә үтәчәк республика бәйгесендә Кайбыч данын яклаячак.

Читайте на 123ru.net