World News in Tatar

Казахстанда «Көзге Иртыш моңнары» XXV Халыкара татар сәнгате фестивале була

25-27 октябрьдә Казахстан Республикасының Сәмәй (Семипалатинск) шәһәрендә Казахстанның күренекле рәссамнарының берсе Камил Муллашевка 80 яшь тулу уңаеннан «Көзге Иртыш моңнары» XXV Халыкара татар сәнгате фестивале оештырыла.

«Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча була: вокал, инструменталь жанр, бию, сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать, сөйләм жанрлары. Гадәттәгечә без Казахстан, Татарстан Республикасы, Алтай крае, Себер төбәгеннән Красноярск, Иркутск, Томск, Новосибирск, Омск, Төмән, Ялуторовск, Тобольск, Ханты-Мансийск шәһәрләреннән катнашучыларны түземсезлек белән көтәбез. Сезне дә бу вакыйганың бер өлеше булырга бик теләп чакырабыз», – диде «Татар-информ»га Сәмәй Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире, фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Диләнур Ахунҗанова.

  • «Көзге Иртыш моңнары» конкурс-фестиваленең максаты — татарларның милли, мәдәни традицияләре үсешенә ярдәм итү һәм пропагандалау, аларның музыка, хореография, декоратив-гамәли сәнгать, әдәбият һәм милли ризыклар пешерү үзенчәлекләрен популярлаштыру.

Конкурс-фестивальдә катнашу өчен Казахстаннан, Россия, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре һәм чит илләрдән солистлар һәм иҗади коллективлар чакырыла. Конкурста 3 яшьтән алып 84 яшькә кадәр һәр теләгән кеше катнаша ала.

Читайте на 123ru.net