World News in Tatar

Соловьев Сочидагы форумда «Татмедиа» онлайн-медиамәктәбендә укытуны бәяләде

«Бөтен Россия – 2024» заманча журналистика форумында Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьевка «Татмедиа» онлайн медиамәктәбен тәкъдим иттеләр. Медиахолдинг делегациясе бүген Сочида башланып киткән бөтенроссия форумында катнаша.

«Татмедиа» медиамәктәбе 2020 елдан бирле эшли. Быел ул Россия GetCourse белем бирү платформасына күчте, аннан медиахолдингның һәр хезмәткәре мобиль кушымта ярдәмендә файдалана ала. Хәзерге вакытта кушымтада хәбәрләр язарга, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда яңа медиалар алып барырга, сайтларны эзләү системаларында алга чыгарырга, шулай ук газеталарны версткаларга өйрәнергә мөмкин.

Владимир Соловьев мондый укыту платформасын Россия яшь хәбәрчеләре системасына интеграцияләү белән кызыксынуын белдерде. Ул хәтта әлеге платформада уку узган кешеләргә таныклыклар бирергә тәкъдим итте.

Шулай ук «Татмедиа» делегациясе 19 сентябрьдә форум кысаларында Россиянең башка төбәкләренннән хезмәттәшләр белән мультимедиалы редакцияләр формалаштыру һәм хезмәткәрләрне укыту буенча тәҗрибә алышачак. Моннан тыш, «Ялкын» татар яшүсмерләр журналы 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим итү планлаштырыла.

Форум ачылышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Россия журналистлар берлеге рәисенә чәк-чәк һәм татар бизәкләре төшерелгән чәй сервизы бүләк итте.

«Бөтен Россия» журналистлар форумы 28нче тапкыр уза. Чарада Россиянең 89 төбәгеннән 1 меңнән артык делегат катнаша.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Соловьев Сочида «Бөтен Россия – 2024» форумында Татарстан стендын карады.

Читайте на 123ru.net