World News in Tatar

Дәүләт Советы Илназ Фазуллинны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп куйды

Татарстан Дәүләт Советы Илназ Фазуллинны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләде. Мондый карар бүген VII чакырылыш республика парламентының өченче утырышында кабул ителде.

«Аның бөтен хезмәт юлы массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйле. 2017 елдан ул «Ялкын» журналын җитәкләде, үзен бу вазифа өчен шактый тәҗрибәле грамоталы белгеч буларак танытты», — дип белдерде Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, аның кандидатурасын тәкъдим итеп.

Элегрәк «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире вазифасында Гөлнара Сабирова эшләгән иде. Ул бу урыннан үз теләге белән китте.

Татарстан Дәүләт Советы - бу газетаны гамәлгә куючыларның берсе.

Читайте на 123ru.net