World News in Tatar

Казан мэры: Татарстан Рәисе юлламасында төп максат — халкыбызның иминлеге

Казан мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановның тезисларын бәяләде, Татарстан Рәисе Юлламасын узган эш елына йомгак ясау дип атады. Шулай ук шәһәр җитәкчесе журналистлар белән ТР Дәүләт Советында чараның төп максаты белән уртаклашты.

«Безнең өчен республика Рәисенең Юлламасы — ул һәрвакыт, беренчедән, узган эш елына йомгак ясау. Без яңа елдан яңа елга кадәр генә түгел, юлламадан юлламага кадәр үз эшебезне бәялибез. Әлбәттә, һәрберебезгә бәяне ишетү һәрвакыт җаваплы», — дип белдерде ул.

Ләкин югары бәяләүләргә һәм җитди нәтиҗәләргә карамастан, республика Рәисе алга таба үсешне дәвам итү буенча яңа бурычлар куя, диде шәһәр башлыгы.

«Максат бер генә - ул безнең халыкның иминлеге, шәһәрләрнең уңайлылыгы, без белергә тиешле яңа чикләр. Шуңа күрә без Рәисебез Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендә алга таба да Казанның, Татарстанның хезмәт сөючән халкы белән бергә эшне дәвам итәргә әзер», — дип йомгаклады Илсур Метшин.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында парламентка традицион Юллама белән чыгыш ясады. Утырышка депутатлардан тыш дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм башка бик күпләр – барлыгы 670 кеше чакырылган иде.

Читайте на 123ru.net