World News in Tatar

Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, 28 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил, вакыты белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 18 мтер) җитәргә мөмкин.

Төнлә төбәкнең көньяк һәм көнчыгыш районнарында туфракта 0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

Читайте на 123ru.net