World News in Tatar

Түбән Камада беренче татарча квартирникка чакыралар

Түбән Камада татар телендә квартирник узачак. Оештыручылар аңа «Фатирник» дигән исем биргәннәр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Чара «Ковер» яшьләр инициативасы үзәгендә уза. Кунакларны «Ләззәт» эстрада-вокаль ансамбле белән яраткан җырларын җырларга һәм яшь башкаручыларны тыңларга чакыралар.

«Барлык теләүчеләрне 4 октябрьдә кичке сәгать 7дә көтәләр. Керү түләүсез», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net