World News in Tatar

Питрәч районында «Игелек ярминкәсе»ндә җыелган акча авыру кызга тапшырылачак

Шимбә иртәсендә район үзәгендәге икенче мәктәпнең һәр сыйныфы үз өстәлен әзерләде, анда үзләре алып килгән әйберләрне урнаштырды. Укучылар, ата-аналар сатучылар да, сатып алучылар да үзләре булды – шулай ук үтеп баручылар да кызыксынып тукталды. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.

Беренче чиратта, ашамлыкларны яхшы алды. Үзләре пешергән шарлотка һәм сметанник уртача 20 сум тора, ә кибетләрдән алынган тәм-томнарны мәктәп укучылары кунакларга 10 сумнан тәкъдим итте. Кыйммәтрәк товарлар да бар иде. Катнашучыларның активлыгы нәтиҗәсендә шактый сумма - 250 мең сумнан артык акча җыелган.

«Һәрбер ата-ана өеннән нәрсә дә булса алып килде: үзләре җитештергән бал, тозланган яшелчәләр, кайберәүләр попкорн, кекслар әзерләгән. Коймак ярты сәгать эчендә сатылып бетте, – дип сөйләде 1 «а» сыйныфы укучысының әнисе Ләйлә Саферова. Аның инде мондый чарада тәҗрибәсе бар, узган ел шулай ук акция үткәргәннәр, әгәр ул вакытта барысы да тиз-тиз генә үткәрелгән булса, хәзер барысы да сизелерлек рәвештә оешканрак үтте.

Олылар гына түгел, балалар да акциядә аңлы рәвештә катнаша, моның ни өчен кирәклеген белә, аның әһәмиятен яхшы аңлый, диелгән хәбрәдә.

«Кыз тизрәк терелсен өчен һәм әти-әниләре аның өчен башка борчылмасын өчен акча җыярга кирәк. Олыларга, авыру балаларга, мохтаҗларга, сукбай хайваннарга ярдәм итү – бик яхшы эш», – диде икенче мәктәпнең 4 «а» сыйныфыннан Вика Гаделшина.

Читайте на 123ru.net