World News in Tatar

Аксубайның яңа җитәкчесе халыкның сорауларын оператив хәл итү өчен сәхифәләр ачкан

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Мингулов халыкның актуаль мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен социаль челтәрләрдә сәхифәләр ачты. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Аксубай районы үсешенә һәм чәчәк атуына юнәлтелгән барлык мөһим яңалыклардан, актуаль вакыйгалардан, инициативалардан хәбәрдар булу өчен түбәндәге сәхифәләргә язылырга була:

* Одноклассники: https://ok.ru/profile/587511213173?utm_campaign=android_share&utm_content=profile

* ВКонтакте: https://vk.com/almaz.mingulov

* Телеграм: https://t.me/Almaz_Mingulov

«Бергәләп районыбызны тагын да яхшырак итә алачакбыз!» – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net