World News in Tatar

«Чечен» кушаматлы Алабуга кешесе Жуков медале белән бүләкләнде

«Чечен» кушаматлы Алабуга кешесе Жуков медале белән бүләкләнде. Ул бурычны үтәргә тиешле саперлар төркеменең җитәкчесе була. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

«Чечен» кушаматлы хәрби 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына чакырыла.

2024 елның 19 июлендә саперлар төркеме полкның инженер хезмәте җитәкчесеннән җирлеккә инженер разведка үткәрергә һәм мотоукчылар бүлекчәсен Сокол торак пункты янындагы яңа позицияләргә кадәр озата барырга дигән хәрби бирем ала. Координаталарны һәм җентекле инструкцияне алганнан соң, шулай ук картада хәрәкәт маршрутын өйрәнгәннән соң, саперлар төркеме куелган бурычны үтәү өчен юлга чыга.

Тиешле урынга килеп җиткәч, «Чечен» ПМН-2 тибындагы яшерелгән пехотага каршы миналар һәм танк миналарын таба. Саперлар төркеме, дошман минометтан атуга карамастан, урманны барлык шартлаткыч җайланмалардан яхшылап чистарта. Бурычны үтәгәннән соң, төркем Коксохимия заводында инженер-сапер ротасының вакытлыча дислокацияләнгән урынына чыга.

Алабуга хәрбие биремне осталык белән башкара. Шуның нәтиҗәсендә хәрби бурыч шәхси составны һәм техниканы югалтуларсыз үтәлә.

Фидакарьлеге, батырлыгы, профессиональлеге өчен «Чечен» кушаматлы хәрби дәүләт бүләге — Жуков медале белән бүләкләнде.

Читайте на 123ru.net