World News in Tatar

Татарстанның Сарман районыннан әти белән ул махсус хәрби операция зонасында очрашкан

Татарстанның Сарман районыннан махсус операция зонасына 2,5 тонна ярдәм җибәрделәр. Бу юлы йөк белән бергә Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев һәм Күтәмәле авылында яшәүче Рөстәм Арсланов та юлга чыкты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Рөстәм Арсланов махсус хәрби операция зонасына беренче тапкыр бара. Аның улы Айдар биредә 2022 елның октябреннән бирле хезмәт итә. Аягын имгәткән, госпитальдә яткан, операция кичергән. Ә быел гыйнвар аенда яңадан фронтка киткән.

«Кичә Рөстәм элемтәгә чыкты. Әйбәт кенә барып җиткәннәр. Җиде-сигез ноктага кереп, гуманитар ярдәм таратачакбыз, дип язды. Әтисе улыбыз белән дә күрешкән, күчтәнәчләр тапшырган. Без район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бик рәхмәтле. Махсус операциядә катнашучы улларыбызның бер генә үтенечен дә кире какмый, бөтен кирәк-яракларны оператив рәвештә җибәрүне оештыра», - диде Рөстәм Арслановның хатыны һәм Айдарның әнисе Нурия.

Аның әйтүенчә, ата-аналар барысы да авыл җирлеге башлыгына рәхмәтле. «Һәрвакыт безнең хәлне белешеп тора. Узган ел Айдар өйдә ялда чакта хәрби иптәшләре шалтыратты: «Тиз арада автомобиль тәгәрмәчләре кирәк», –дип. Тәгәрмәчләр сатып алып, Рөстәм Фәритович белән җибәрдек», – дип мисал китерде ул.

Нурия шулай ук кешеләрнең бердәмлегенә соклануын белдерде. «Кызыбыз Ләйсән Чаллының 72 номерлы «Антошка» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Авылдашлары абыйсы янына бара дигәч, бакча хезмәткәрләре тиз арада 12 посылка әзерләп, безгә алып килде. Анда генератор да бар иде. Мондый чаралардан балалар, дуслар, туганнар, якыннар да читтә калмый. Тынычлык урнашсын, улларыбыз тизрәк туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын!» - диде ул.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма секретаре Айназ Сафина әйтүенчә, район халкы хәрбиләргә актив ярдәм җыя.

«Район халкы ярдәме белән җылы кием, перчаткалар, оеклар, гигиена кирәк-яраклары, дымлы кулъяулыклар һәм сөлгеләр, консервалар, конфет һәм печенье җыйдык. Өй токмачы да күп иде. Өйдә әзерләнгән җиләк кайнатмалары һәм салатлар белән бик күп банкалар алып килделәр. Генератор, бензин пычкысы, су кебек кирәк-яраклар турында да онытмадык. Госпитальгә памперслар, ак тукыма җибәрдек. Шәхси эшмәкәрләр дә бик нык ярдәм итте», - дип сөйләде ул.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Читайте на 123ru.net