World News in Tatar

Алексей Песошин өлкәннәрне котлады: Сез Татарстан уңышларына нигез салдыгыз

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән республикада яшәүче өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм аларга ихтирам белдерде.

«Иң ихлас һәм чын мәгънәсендә игелекле бәйрәмнәрне берсе. Ул безгә һәр ветеранга тагын бер кат хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә», – диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

«Сез безнең республиканың чәчәк атуына нигез салдыгыз, ул замана таләпләре һәм кризис шартларында барлык вәгъдә ителгән социаль гарантияләрне тәэмин итеп, икътисадта тотрыклы вазгыятьне сакларга ярдәм итә. Татарстанның сәяси һәм эшлекле тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән зур өлешегез республиканы Россия Федерациясенең динамик үсештә булган һәм прогрессив субъектларының берсе итте», – диде Песошин.

«Яшегезгә дә карамастан, сезнең күбегез иҗади һәм хезмәт эшчәнлеген ташламады һәм иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуны дәвам итә, яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертә. Сезгә хас булган ихтыяр көче, энергия, актив гражданлык позициясе һәм кешелеклелек киләсе буыннар өчен үрнәк булып тора», – диде Премьер-министр.

«Чын күңелдән сезгә бәхет, иминлек, нык сәламәтлек, озын гомер һәм бетмәс-төкәнмәс яшәү көче телим! Якты һәм шатлыклы көннәрегез күбрәк булсын!» – дип йомгаклады Алексей Песошин.

Читайте на 123ru.net