World News in Tatar

Россиядә октябрь ахыры – ноябрь башында алты көнлек эш атнасы була

Быел Россиядә 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр алты көнлек эш атнасы булачак. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы искәртте.

Шимбә, 2 ноябрьдәге ял 30 апрельгә күчерелә, шуңа күрә бу көнне Россия халкына эшкә чыгарга туры киләчәк.

Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсе буенча, эшләми торган ял көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара. 2 ноябрь, шимбә көнне дә шулай булачак.

Шуны да искәртергә кирәк, Татарстан халкын соңыннан өч көнлек эш атнасы көтә, чөнки 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Читайте на 123ru.net