World News in Tatar

Быел Татарстанда ике театрның алты спектакленә тифлокомментарийлар ясала

Яңа сезонда Татарстанның ике театрының алты спектакленә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлар әзерләнә. Тифлокомментарийлар аларга башкалар белән бертигез дәрәҗәдә спектакль карарга мөмкинлек бирә.

«Яңа сезонда Түбән Кама татар дәүләт драма театрының өч спектакле тифлокомментарийлар белән күрсәтеләчәк. Икесе өлкәннәр өчен - Туфан Миңнуллин пьесалары буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе һәм «Гөргөри кызын бирә» музыкаль комедиясе. Шулай ук бер балалар спектакле – Владимир Лифшиц, Ирина Кичанова пьесасы буенча «Мираликундия. Серле гиппопотам» әкияте», дип хәбәр итә Республика сукырлар китапханәсенең матбагат үзәге.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында шулай ук театр репертуарыннан өч тифлопремьера планлаштырыла. Волковның «Волшебник Изумрудного города», Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Авыл эте Акбай» әкиятләре начар күрүче тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәр өчен «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә тифлокомментарий әзерләнә.

Спектакльләрне югары категорияле дипломлы тифлокомментатор Гөлүсә Закирова сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен яраклаштырачак.

Спектакльләрдән соң театрның начар күрүче тамашачылары өчен экскурсияләр оештырыла. Аларга реквизитлар һәм сценография белән танышу мөмкинлеге тудырылачак.

  • Тифлокомментарийлы «Гөргөри кызын бирә» спектакле Түбән Кама театрында бүген күрсәтелә. Башлана - 18:30 сәгатьтә.
  • 9 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Түбән Кама театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле көтелә.
  • 20 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Әкият» курчак тетарының Кече залында «Авыл эте Акбай» спектакле.
  • Тифлокомментарийлар «Искусство, наука и спорт» хәйрия фондының «Особый взгляд» программасы гранты ярдәмендә ясала.

Читайте на 123ru.net