World News in Tatar

Санкт-Петербургның Каюм Насыйри үзәге укучылары татар телендәге фигыльләрне өйрәнә

Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясенең Мәдәният үзәгендә татар теле курсларының икенче дәресе узды. Группага татар телен өйрәнә генә башлаучылар да, шулай ук белемнәрен арттырырга теләп, татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр дә йөри. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Киләсе дәрес 6 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә, Чайковский урамы, 24 йортта була. Дәрестә укытучы Фирая Рәшитова сөйләм практикасына өйрәтүне дәвам итәчәк. Ә Курсларның методик советы әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең фәнни хезмәткәре, «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы Максим Кузнецов татар телендәге хәзерге заман фигыльләренә бәйле грамматика механизмнарын аңлатуны дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net