World News in Tatar

Анталиядә икенче ел рәттән «Гаяз Исхакый йөзүләре» узды

29 сентябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә татарлар өчен спорт һәм сәламәтлек бәйрәме — «Гаяз Исхакый йөзүләре» үтте. Бу чара инде икенче ел рәттән оештырыла, беренче тапкыр 2023 елның августында булган иде. Әлеге йөзүләр татар халкының бөек язучысы һәм журналисты Гаяз Исхакый тууының 146 һәм вафатының 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Җыенны Төркия Татарлары Җәмгыяте һәм Исхакый порталы (isxaki.com) мөхәррире Наил Нәбиуллин оештырды, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Милли җыенда һәм Гаяз Исхакый йөзүләрендә 300гә якын кеше катнашты. Спорт бәйрәме кысаларында гомум старт, аерым-аерым мөселман ир-атлары, мөселман хатын-кызлары һәм балалар өчен йөзүләр оештырылды. Балалар ярышында 60лап сабый катнашты. Барлык катнашучыларга старт алдыннан Татарстан байрагы һәм Гаяз Исхакыйның фотосы белән сумкалар, футболкалар, магнитлар, кепкалар, һәм башка истәлекле бүләкләр таратылды. Финишка җиткән катнашучыларга исә истәлекле медальләр тапшырылды, аларда да Исхакыйның фотосы урнаштырылган иде.

Былтыргы йөзүләрдән аермалы буларак, икенче Исхакый йөзүләрендә һәр номинациядә беренчелек алган катнашучыларга җиңүче кубоклары тапшырылды. Чара үткән урын Татарстан байраклары белән, ә старт-финиш зонасы һәм финиш коридоры Гаяз Исхакыйны сурәтләгән баннерлар белән бизәлгән иде. Йөзүдән соң оештыручылар катнашучыларга бай мәдәни программа тәкъдим итте: татар җырлары һәм шигырьләре яңгырады, биюләр башкарылды.

Татарлар бәйрәмендә кардәш төрки халык вәкилләре: кыргыз, казах, төрек һәм уйгырлар да катнашты. Кыргыз ансамбле бию һәм җырлар тәкъдим итте. Чара дусларча, җылы гаилә мохитендә узды һәм төн уртасына кадәр дәвам итте.

Икенче Исхакый йөзүләре Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Читайте на 123ru.net