Татарстанда этләрне ирекле теркәүне мәҗбүри итәчәкләр
Татарстанда этләрне ирекле теркәү мәҗбүри булачак, ә йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертеләчәк. ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Ведомствода Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты экспертлар советы утырышы булды. Анда катнашучылар берничә закон проектын карады, алар нигезендә республикада 2025 елның 1 гыйнварыннан этләрне ирекле теркәү мәҗбүри булачак, ә шул ук елның 1 июленнән ТР территориясендә йорт хайваннарын асрауга карата өстәмә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык кертеләчәк.
Биредә түбәндәге таләпләрне бозган өчен штрафлар кертү хакында сүз бара:
- милек хокукында яки башка законлы нигездә эт хуҗасыныкы булган территория чикләреннән этнең мөстәкыйль рәвештә чыгуына юл кую;
- йорт хайваннарын күп фатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә асрау;
- эт хуҗасының этне мәҗбүри теркәмәве.
Гражданнарга мондый хокук бозуларга юл куйган өчен штраф күләме 2-4 мең сум тәшкил итә. Беркетмәләр төзү һәм административ эшләрне тикшерү вазифасы ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнәчәк.
«Закон проектлары йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм республикада яшәүчеләр өчен тагын да уңайлырак, имин мохит булдыруга юнәлдерелгән», - дип искәрттеләр утырышта.
Хупланган закон проектларын Татарстан Дәүләт Советы каравына тапшырырга тәкъдим ителә.