World News in Tatar

Татарстанда көчле магнит давылы күзәтелергә мөмкин

3-4 октябрьдә Җирдә G1, G2 яки G3 дәрәҗәдәге (көчсез, уртача яки көчле) магнит давыллары күзәтелергә мөмкин. NASA ның Космик һава торышын фаразлау үзәге шул хакта кисәтә.

Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Кояш-җир физикасы институтының Кояш рентген астрономиясе лабораториясендә элегрәк белдерүләренчә, 2 октябрь төнендә Мәскәү вакыты белән 1.20 сәгатьтә Кояшта «гадәттән тыш көчле шартлау» теркәлгән иде.

Лаборатория мәгълүматлары буенча, Җиргә таба ыргытылган кояш плазмасы планетага 5 октябрьгә каршы төндә килеп җитәргә мөмкин. Шартлау булган актив үзәк әле тагын дүрт тәүлек тирәсе Җиргә йогынты ясау үзәгендә торачак.

G3 дәрәҗәсендәге геомагнит давыллар вакытында энергия белән тәэмин итү системаларында көчәнешкә төзәтмәләр кертү таләп ителергә мөмкин. Спутник навигациясе һәм түбән ешлыклы радионавигация белән проблемалар, югары ешлыклы радиоэлемтә эшендә өзеклекләр килеп чыгуы ихтимал. Поляр балкышлар 50 градуска кадәрге киңлекләрдә күзәтелә.

Читайте на 123ru.net